Президент Кораллы Көчләрне «тиешле дәрәҗәдә» тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче факторларны санап үтте. Бу хакта РИА-Новости хәбәр итте.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Россиядә дөньяда аналоглары булмаган яңа авиакомплекслар, су асты корабльләре барлыкка килә. Моны дәүләт тарафыннан оборонага бүлеп бирелә торган акчаларга дөрес караш аркасында булдырып була.
Шулай ук Путин ассызыклаганча, Россия Кораллы көчләренең дәрәҗәсе мәктәпләрне саклап калу һәм үстерү, инженер кадрларын әзерләү, административ һәм финанс ресурсларын югары тизлекле тимер юл магистрален үстерүнең иң актуаль, мөһим юнәлешләренә туплау һәм әлеге юнәлешләрне белгечләр билгели алу сәләте аркасында хуплана.