Республикада санитар-экологик ике ай ничек дәвам итә? Сәнәгать, көнкүреш калдыкларын урнаштыруда нинди проблемаларны хәл итәсе бар? Быел Идел елгасын чистарту Федераль һәм төбәк программалары буенча нәрсәләр эшләнә?
Татарстан радиосының чираттагы иртәнге турыдан-туры эфиры шушы көнүзәк темаларга багышланды. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Чулман төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров шулай ук экологияне саклауда гражданнарның җаваплылыгын көчәйтү, законнарны үтәү, экологик тәрбия буенча тыңлаучыларны борчыган күп кенә сорауларга җаваплар бирде. Без дә телевизор караучыларны кызыксындырган кайбер сораулар белән мөрәҗәгать иттек.