Татарстан китап нәшриятендә язучы, журналист Әмирҗан Моталлаповның «Качаклар» романы басылып чыкты. Ул катлаулы вакыйгаларны чагылдырган басма. Китапта Октябрь инкыйлабыннан соң авыл җирендәге төрле чуалышлар, күмәк хуҗалык торгызудагы каршылыклар, динне юкка чыгару өчен барган тарткалашулар үзенчәлекле итеп бирелә. Алга таба Бөек Ватан сугышы башлану, төп герой Гыйльманның әсир төшүе, аңа «хыянәтче» исеме тагылу… Геройның язмышы кинәт һәм катгый үзгәрә. Киләчәктә туган җиренә кайту өметен югалтмыйча вакытлыча, ул чит җирдә яшәп кала. Тик бу «вакытлыча» гомерлеккә сузыла.
Китапның мөхәррире Гүзәл Габдуллаҗанова романның мавыктыргыч сюжеты белән таныштырды.
Авыр һәм каһәрле елларда Гыйльман язмышына тарыганнар бик күп. Романның исеме «Качаклар» дип аталу – әнә шуңа ишарә.
….
Татарстан Журналистлар берлеге, Россия язучылар берлеге әгъзасы, Венера Якупованың «Уңышның 24 рецепты” китабы яңа гына басмадан төште. Шул уңайдан Татмедиа бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да автограф-сессия узды.
Безнең халыкта “каләм тоткан хур булмас” дигән гыйбарә бар. Венера Якупова әлеге әйтемне үз тәҗрибәсе белән раслый. Гомерен жуналистикага багышлаган фидакарьләрнең берсе. Озак еллар «Татарстан комсомолы» газетасында эшли. Хәзерге көндә “Казанские ведомости”ның баш мөхәррире. Алты китап авторы.
Бүген укучыга тәкъдим иткән басмасы өлкәннәрнең дә яшьләрнең дә өстәл китабы булырлык. Китапта тормышта үз урынын тапкан 24 кеше белән әңгәмә бирелә. Алар Татаратсанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Римма Ратникова, Лия Заһидуллина һәм башка бик күпләр үзләренең уңыш сере белән уртаклаша.
Китапны тәкъдим итүгә аның геройларының да килүе — укучы арасындагы бәйләнешне тагын да ныгыта. Алар үз тормышларыннан сабак бирә, шул ук вакытта уңышлары сокландыра.
Венера ханымны яңа китабы белән котларга хезмәттәшләре, мөхәррирләр, матбугат ветераннары килде. Матбугат көне алдыннан Әдәби кафеда узган ,бу бәйрәм, бөтен журналистика һәм аңа тугры хезмәт итүчеләрнекенә әйләнде.
Чынлыкта уңыш формуласы 24 кенә түгел, ул һәркемнең үзенеке һәм үзгә.
Бүгенгә шулар. Китаплы, мәгърифәтле булыйк!