Актаныш районында Татарстан һәм Башкортстан мәдәнияте үсеше турында эшлекле сөйләшү узды. Күчмә утырыш Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың беренче Президенты туган авылында башланып китте. Тулырак мәгълүмат хәбәрчәребез язмасында
Татарстан тарихи җәүһәрләренең икенче яңарышы-цифрлы платформада. Борынгы хәзинәләрне хәзер компьютер уены , квест форматында. Мәсәлән, Болгарга дөньяның теләсә кайсы почмагыннан эләгергә мөмкин. Карта-рус, татар һәм инглиз телләрендә.
Депутатлар ике республиканың парламент җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев рәислегендә «Мәдәниятләр багланышы үсешендә туган телнең роле» темасына фикер алышты. Гимназия, мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышты.
Константин Толкачев, Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтае рәисе
Татар телен тирәнтен өйрәнүче мәктәпләрдә теләге булганг һәркем укый ала , ул яшәү урыны белән бәйле түгел.
Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе
Без һәрвакыт башкорт тугандаш халкын иң якыны итеп тойдык. Безнең мәдәниятебез бер берсенә тыгыз бәйләнгән, шуңа да Башкортстан җитәкчелеге белән еш очрашабыз. бу күпмилләтле җәмгыять үсеше өчен төп әйберләр.
Очрашу нәтиҗәсендә резолюция кабул итледе. Монда ике республиканың да тел мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәчәк төп пунктлар бар. Аннары документ республика парламентыннан Федераль законга күчереләчәк.
Регина Сафиуллина, Ләлә Зәйнуллина, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.