Путин белдергәнчә, Россиядә Covid-19дан дүртенче вакцина җибәрергә әзерләнәләр. «Коммерсантъ» хәбәр иткәнчә, бу хакта дәүләт башлыгы илчеләрнең ышаныч грамоталарын кабул итү тантанасында белдерде.
«Без коронавирус инфекциясеннән өч нәтиҗәле вакцина булдырдык. Тиздән әйләнешкә дүртенчесе кертеләчәк», — дип хәбәр итте җыелганнарга РФ Президенты.