Аксубай, Зәй, Түбән Кама, Нурлат һәм Тәтеш районнары игенчеләре cабан культуралары чәчүне төгәлләде. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чәчү кампаниясе ахырына якынлашып килә. Язгы культуралар 90 процент мәйданда чәчелгән. Татарстанда быел әлеге культуралар барлыгы 2 миллион 800 мең гектар мәйданны били. Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Мөслим, Сарман, Тәтеш, Тукай районнары шикәр чөгендере чәчүне тәмамлады