“КАМАЗ-мастер” командасы “Ефәк юлы-2021 » узышларына әзерлекне башлады. Ярышлар 1 июльдән 11 июльгә кадәр Россия, Монголия далалары, калкулыклар, комнар аша уза. Узыш Омскида старт алып, Улан-Баторда тәмамланырга тиеш. Стартка чыгарга 7 экипаж әзерләнә. Алар арасында Әстерханда беренче тапкыр «Алтын Каган» да катнашкан яшь пилот Богдан Кәримов та бар. Ярышларга яңа машина әзерлиләр. Яңартылган йөк машинасы белән Дмитрий Сотников идарә итәчәк. Төп максат — автомобильне «Дакар-2022» узышларына әзерләү. «Ефәк юлы» ярышларында йөк машинасын сынап карарга һәм киләсе Дакарга югары дәрәҗәдә әзерләргә планлаштыралар.
.