Буа районы Якташлык җәмгыяте ТАССРның 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилейларына багышлап республикада тиңе булмаган хәтер проекты башлап җибәргән иде. Юкка чыккан авыллардан сугышта катнашучылар истәлегенә узган ел өч быел биш стелла куелды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә, һәйкәлләрнең җаны таш түгел, һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны, һәйкәлләргә сыкрау хас түгел,- дип сөйли яшь буын хәтер чараларында. Чыннан да, шушы истәлек ташларына язылган һәр исем — аерым кеше, ватаныбызны саклаучы язмышы. Стелла ачуны күрергә, нәкъ шул язмышларга битараф булмаган, нәсел тамырлары шушы җирләргә тоташкан халык җыелды. Без җиңү көнен якынайтучыларга мәңге бурычлы, — дип сөйләде сәламләү чыгышында Буа муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов.
Әлеге стелла Кызыл Каен авылыннан сугышта катнашучылар хөрмәтенә куелды. 25 йортлы авылдан 21 кеше сугышка китә.
Кечкенә булса да авыл советы пункты, уты, суы , хәтта 4 еллык мәктәбе дә бар иде дип искә алды апалы-сеңелле Насыйбуллиналар. Авыл аларның күз алдында диярлек юкка чыккан.
Кызыл Каен авылының, берара Ворошилов, аннары Муса Җәлил, Нур Вахит, суы тәмле булганга күрәсең Чишмә колхозы дип тә аталган чаклары була.
Кызыл Каен кебек юкка чыккан авылларны барлап хәтер ташлары урнаштыру, сугышта катнашучыларның исемлеген төзү иң беренче чиратта архив материллары белән эшләү нәтиҗәсе. Шулай ук аның матди чыгымнары да бар. Әлеге җаваплы эш Буа якташлык җәмгыятенең идарә утырышында тәкъдим ителә һәм алар җитәкчелегендә башкарыла.
Изге ниятнең тагын берсе 1990 елны юкка чыккан Утинка авылында чынга ашты. Яу кырыннан кайтмый калган 38 сугышчы исеме язылган хәтер һәйкәле урынында элек “Молния” колхозының клубы урнашкан була. Бу хакта шушы авылда туып- үскән Валентина Шурбина сөйләде.
Валентинаның әнисе Нина Панчехинага 93 яшь. Хәтере яхшы. Бирегә дә килергә теләгән, көннәр җиләс булгач өйдә калган.
Юкка чыккан 62 өйле Утинка авылын Владимир Липунов белми. Ул Бакуда яши. Ләкин җан тартмаса кан тарта дигәндәй кайткан. Утинка аның әтисе авылы. Шушыннан бабасы сугышка киткән. Хәтер тактасында Липуновлар шактый. Әнисе ягыннан бабасы Петр Евсеев та сугышта катнашкан. Аны да исемлеккә өстәргә тәкъдим итте Владимир Липунов. Әле яңа гына бабасының кайчан һәм кайсы фронтта үлгәнен ачыклаган. Башта хәбәрсез югалганнар исемлегендә булганга күрәсең, архивта сакланмаган. Югыйсә, фамилияләр бик җентекләп барланган.
Стелла кую киләчәктә дә дәвам итәчәк. Барлыгы Буа районында 30 дан артык авыл юкка чыккан. Әлбәттә, аның сәбәпләре төрле һәм ил буйлап саный китсәң алар шактый. Буа районы үрнәгендә онытылган сугышчыларны барлап юкка чыккан авылларга истәлек ташлары куюны башкалар да өлге итсә иде.
Мөршидә Җиһан, Гакил Камалетдинов. Татарстан яңалыклары .