Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында умартачылар белән үсемлек агуларын кулланучы хуҗалыклар арасында элемтәләрне ныгыту турында фикер алыштылар.
Гербицид сибәргә чыгар алдыннан һәр район вәкилләре WhatsApp төркеменә мәгълүматны җибәрә. Кайсы авылда һәм кайсы вакытта эшләр булачагы күрсәтелә. Чәчүлек мәйданнарындагы орлык әйләнешен планлаштырганда умарталыклар белән рапс басуларының кайда урнашуы да истә тотыла. Исегезгә төшерәбез, узган елларда бал кортларының пестицидлар белән агуланып, корт ояларының күпләп үлү очраклары булган иде. Үзара хезмәттәшлек умарталыкларны саклап калуны күздә тота.