Республикада янгыннарга каршы аерым режим 26 майга кадәр озайтылды. Көннәр гадәттәгедән эссерәк, янгын чыгу куркынычы артты. Өстәвенә, кайбер урыннарда янгыннан саклану кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән.
Полиция хезмәткәрләре тоткарлаган велосипедчыны сораштыралар. Ул Түбән Кама шәһәре читендә коры үләнне яндырган.
Әлеге шаяруы өчен штрафка тартылган. Бәхеткә, ут төрткән урынга таралырга ирек бирмәгәннәр, тиз сүндергәннәр. Ә менә Тукай районында хәвефле хәл — янган үләннәр ялкыны дача йортларына да күчкән.
Районнар җитәкчеләренә җаваплы вазыйфаи затлар катнашында хәлгә ачыклык кертергә, үз бурычларын тиешенчә үтәүне йөкләү бурычы куелды.
Янгыннарны булдырмый калу һәркемнең уяулыгыннан тора. Дачаларда, бакча участокларында ут чыга, чүп яна башласа, тиз арада сүндерүгә әзер булырга кирәк.
Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, Татарстанда эссе һәм коры һава торышы тагын бер атна дәвам итәргә мөмкин. Шуңа күрә республикада янгынга каршы аерым режим вакыты 26 майга кадәр озайтылды.
Булат Шакиев. Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.