Казанның 175 гимназиясендә булган фаҗигадән соң, республика мәктәпләрендә планнан тыш прокурор тикшерүләре уза. Инструктажлар үткәрәләр, куркынычсызлык системасын тикшерәләр.
Казанның 12 мәктәбе педагоглары өчен дә Гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында инструктаж үткәрелде. Көтелмәгән хәлләр килеп чыга калса, балаларның язмышы нәкъ менә аларның уяулыгына, югалып калмыйча. дөрес эш итүләренә бәйле.
Прокуратура хезмәткәрләр объектларга чыгалар, куркынычсызлык системасының торышын карыйлар. Барлык чаралар комплексы арасында һәр мәктәп өчен мәҗбүри пунктлар бар. Сак, видеокүзәтү системалары булу мәҗбүри. Барлыгы Татарстанда 1403 мәктәп карап тикшереләчәк.