Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә, авыру балаларга булышуны дәвам итә. Казаннан тугыз яшьлек Ралина Сафинага заманча ишетү аппаратын сатып алырга кирәк. Гаиләнең мондый мөмкинлеге юк.
Кечкенә генә җайланма тугыз яшьлек Ралина Сафинага күп булыша. 4 яшендә начар ишетүен ачыклаганнар.
Әти-әнисе кызның иреннәрен селкетеп укырга тырышуын, телевизорга якын утыруын күреп ала. Табиблар балага хроник ишетмәү диагнозын куя. Хәзер Ралинага үзен сәламәт бала итеп тойсын, яшьтәшләре белән проблемасыз аралаша, мәктәпкә йөри, уку программасын үзләштерә алсын өчен, ишетү аппараты кирәк.
Ралина музыка мәктәбендә шөгыльләнә, рәсем ясарга, өйдә сеңелләре белән бергә җырларга, биергә ярата. Баланың хыялы — кондитер булу. Бары ишетү аппараты белән генә ул мәктәп программасын тиешенчә үзләштерә ала. Күп балалы гаиләнең ишетү аппараты сатып алу мөмкинлеге юк. Ралинга 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән смс җибәреп ярдәм итәргә була. Бер хәбәрнең бәясе -75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.