Россия Кызыл Хач җәмгыяте Казанда булган фаҗиагада зыян күрүчеләр өчен иганә акчасын җыя башлады.
Счетны Саклык банкы ачты. Саклык банкы кушымтасы, банкоматлар, терминаллар, банк офислары яки Кызыл Хач сайты аша акча күчерергә мөмкин. Реквизитлар безнең сайтта да бар-трт дефис тв нокта ру. Республика президенты, Яңарыш фонды, Казан мэры шәхси акчаларын күчерде.
Моңа кадәр Татарстан Президенты карары буенча һәлак булучыларның гаиләләренә берәр миллион сум акча бирелде. Шулай ук фаҗигада зыян күргән кешеләр дә финанс ярдәме ала — авыр дәрәҗәдәгеләргә – дүртәр йөз, җиңел хәлдәгеләргә –ике йөзәр мең сум.