Татарстан аграрийлары өчен бюджетта каралган ярдәмнең дүрттән бер өлеше язгы кыр эшләренә бирелгән, ул 3 миллиард 500 миллион сумга тигез.
Быел аграрийларга дәүләттән 12 миллиард 600 миллион сумлык ярдәм күрсәтелә. Шуның 4 миллиард сумга якыны федераль бюджеттан, 8 миллирдтан артыгы республика бюджетыннан. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров рәсми рәвештә белдерде. Аның сүзләренчә, узган ел белән чагыштырган чәчү мәйданнары үзгәрмәгән, ул 2 миллион 800 мең гектарны тәшкил итә.