Республикада янгыннарга каршы махсус режим дәвам итә. Бу көннәрдә ачык урыннарда коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру аеруча куркыныч. Янгыннарны булдырмас өчен торак пунктлар, урманнар янында саклау полосалары ясала.
Мессенджерларга мондый кадрлар көнгә берничә тапкыр килә. Болыннарда күз күреме җиткән кадәр урыннарда төтенне күреп алырга мөмкин. Янгыннарны булдырмас өчен ныклы контроль урнаштырырга кирәк. Тик еш кына кешеләрнең ваемсызлыгы, тәмәке төпчеге ташлап калдыру сәбәпле, корыган үләнгә ут кабарга мөмкин. Соколка авылында янгыннардан саклану чараларын күрәләр. Кешеләр белән дә сөйләшүләр уздыралар.
Коры үлән яна башласа, тиз арада куркынычсыз урынга эвакуацияләнергә кирәк, дип кисәтәләр белгечләр. Янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратырга, төгәл адресны, үзең турында мәгълүматларне хәбәр итәргә, янәшәдәгә обьектларга куркыныч яныймы-юкмы икәнлеген бәяләргә кирәк.
Ландыш Бабаниязова, Фаил Шәйхетдинов, Татарстан яңалыклары, Мамадыш районы.