Республикада бүген-матәм көне. Кичә Казанның 175 мәктәбендә булган фаҗигадән соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый карар кабул итте.
19 яшьлек Илназ Галәвиев уку йортына бәреп кереп, педагоглар һәм укучыларга утлы коралдан атты. Атучыны тоткарлыйлар, хәзер ул тикшерүдә, медицина хезмәткәрләре зыян күрүчеләрнең гомерен саклап калу өчен көрәшә, балалар белән психологлар эшли, барлык мәктәпләрдә дә куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән. Татарстанда тикшерүләр башланды, Президент йөкләмәсе буенча барлык белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык нормаларының үтәлешен өйрәнәләр. Бүген башкаланың барлык мәктәпләрендә укулар туктатылды. Ә фаҗига урынында стихияле мемориал барлыкка килде, анда шәһәр халкы анда чәчәкләр, уенчыклар алып килә, шәм кабызалар. Бүген барлык мәдәни -күңел ачу чаралары кичектерелде, рәсми очрашулар һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык белән башлана. Бүген мәрхүмнәрне соңгы юлга озаталар, алар Казанда, Биектау районында җирләнә. Республика хакимияте җирләү эшен оештыруны үз контроленә алды.