Татарстан Президенты кушуы буенча республика Хөкүмәте һәлак булганнарның туганнарына кирәкле ярдәм күрсәтә. Аларга бер миллион сум, авыр һәм урта дәрәҗәдәге яраланучыларга 400 мең, җиңел дәрәҗәдә 200 мең сум түләнәчәк.
Татарстанда психологик ярдәм күрсәтү өчен кайнар линияләр эшли. Казандагы номер-288 45 63. Ярдәмгә күрше төбәкләрдән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары җәлеп ителде. Моннан тыш, Казан Мәгариф идарәсе тарафыннан ачылган ярдәм күрсәтү телефоннары да бар: 8-843-292-44-03, 292-37-94. Психологик ярдәмне шулай ук «Ышаныч» үзәге телефоны, балалар һәм ата-аналар өчен гомумроссия телефон номеры буенча да алырга мөмкин. Барлык элемтә номерлары экранда күрсәтелгән.