Зыян күрүчеләр барлык кирәкле медицина ярдәмен ала. Аларны төрле хастаханәләрдә дәвалыйлар. Балалар Республика клиник хастаханәсе пациентлары янында Президент Рөстәм Миңнеханов булды.
Зыян күрүчеләрнең туганнары балалар хастаханәсе янында табибларның һәр сүзен көтеп ала. Балаларының гомере өчен борчылалар. Фаҗига вакытында ата — аналар белән барысы да элемтәгә керә алмаган.
Ата — аналар өчен укытучылар каһарманнар. Аларның уяулыгы нәтиҗәсендә йөзләрчә баланың гомере саклап калынды.
Фаҗига урынына 4 минуттан соң ук табиблар бригадасы килә. Барлыгы 36 ашыгыч ярдәм машинасы. Зыян күрүчеләрне һәр егерме минут саен китерәләр. Консультацияләргә илнең иң яхшы белгечләре кушыла. Казан мәктәбендә ату нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны тугыз кешегә җиткән. Корбаннар арасында җиде бала һәм ике олы кеше бар. Казанга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты килеп төште. Хастаханәдә ашыгыч киңәшмә уздырдылар.
Зыян күрүчеләр белән Татарстан Президенты, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, Россия Сәламәтлек саклау министры, мәгариф министры очрашты. Республика балалар клиник хастааханәсенә 18 бала китерелгән. Алтысы-авыр хәлдә. Икесенең хәле-бик авыр. Сигез бала пулядан тән җәрәхәтләре алган, калганнары бинадан эвакуация вакытында зыян күргән. Тагын ике олы кеше Республика клиник хастаханәсендә, берсе 7 шәһәр хастаханәсендә. Барлык медицина учреждениеләрендә заманча җиһазлар бар, кан запаслары җитә.