Татарстан Журналистлар берлегендә “Татар телле мәгълүмати киңлектә радиотапшырулар тенденциясе һәм үсеш перспективалары” темасына түгәрәк өстәл узды. Радиожурналистлар фикерләре белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан таныштырыр.
Журналистлар җыелган җирдә сүз кытлыгы сизелми. Түгәрәк өстәл ялкынлы фикерләрдән гөрләп торды. Татар телле мәгълүмати киңлектә радиотапшырулар тенденциясе һәм үсеш перспективалары” дип үтә дә фәнни аталса да, чыгыш ясаучылар теориягә кагылмады.
Түгәрәк өстәл барышында радио сөйләме кимчелекләренең килеп чыгу сәбәпләре, бигрәк тә аны бетерү өчен башкарырга тиешле эшләр ачыкланды. Бу җәһәттән, Татарстан дәүләт радиосының тәҗрибәсе зур. Аның турында Тәүфыйк Сагыйтов , Нәсим Акмал уртаклашты.
Татар телле радиоларга күзәтүләре белән яшь галим, радио алып баручы Раил Садри да чыгыш ясады.
Түгәрәк өстәл кысаларында радиожурналистлар эшчәнлегендә заманча технологияләр һәм форматлар куллану, аудитория белән эшләүне алга таба камилләштерүгә калылышлы тәҗрибәләре белән дә уртаклашучылар булды.
90 нчы еллардан соң дәүләтнеке булмаган радио буларак иң беренче «Курай» ачылды , аннан «Яхшы кәеф бездән башлана!» дип, «Татар радио»сы барлыкка килде.
Очрашу ахырында, Зөлфәт Зиннуров, иртәгә кайсы радиога эшкә барасын белеп булмый, шуңа бер радионы да тәнкыйтьләмәгез, ягъни коега төкермә суын эчерсең дигәндәй, фикер әйтеп куйды. Бу сүзләрдә хаклык бар.Радиожурналистлар бер радиодан икенчесенә дә күчә. Бүген “Тәртип” радиосының баш мөхәррире булып эшләүче Ризәлә Исмәгыйлева заманында «Татар радиосы»нда эшләде.
Дөресен генә әйткәндә, бер генә уку йортында да радиожурналистлар әзерләнми.
Һәр радионың үз кыйбласы , әмма чишәсе мәсьәләләре уртак.
Түгәрәк өстәл барышында радиожурналистлар, бу төр гамьле әңгәмәләрне сүз белән генә түгел гамәл белән беркетергә дигән карарга килде.
Мөршидә Җиһан. Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.