Хәерле көн, хөрмәтле телевизор караучылар. Бәйрәм араларында да эшләүдән туктамаган татар мабугатындагы язмалар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бер генә матбугат чарасы да читләтеп үтмәде, билгеле. “Ватаным Татарстан” газетасы да үзенең тышлыгына 96 яшьлек сугыш ветераны Әнвәр абый Низамов турында бик җылы, күңелгә тия торган язма урнаштырган. Шушы яшендә дә бакчасында үзенә кирәкле җиләк-җимеш, яшелчә үстереп гомер итче авыл бабаена журналист сорауларның төрлесен биргән.”Сугыштан исән-сау кайткач, безнең ил-көн өчен ут йотканыбызга ышанмаучылар да бар. Чын-чынлап сугышкан кеше яуда ятып кала ул, диләр”-дип рәнҗегән ветеран. Сугыш эчендә йөреп тә исән кайткан-язмышы шулай, гомере буе балалар укыткан Әнвәр абый озын гомерле булуының серен дә бүлешкән:”Ризык сайланып тормыйм. Аракы эчмим, тәмәке тартмыйм. Зарланырга яратмыйм, гел матурлыкны гына күрәм”. Менә шул. Зарланмаска кирәк икән. Яшьләр начар дип тә, безнеңчә яшәмиләр дип тә зарланмыйк.”Идел” яшьләр журналының май санын укыган кешеләр дә зарланмас иде яшьләрдән. Чөнки фикерле, талантлы яшьләребез, шөкер, бихисап икән бит. Шундыйларның берсе- якташыбыз Иван Хафизов Казанда hәм Россиянең башка төбәкләрендә сакланып калган тәрәзә йөзлекләрен фотога төшереп кенә калмыйча, аларны саклау, торгызу hәм мәңгеләштерү өчен китаплар чыгара, лекцияләр оештыра, сувенирлар эшли. Гомумән, яшьләрнең дөньяга карашын, күңел байлыгын аларның гамәлләре, иҗатлары аша ачып бирә “Идел” журналы. Сокланып, онытылып укыйсың ул язмаларны.
“Безнең мирас” журналының май саны да исеменә туры килерлек итеп тупланган.Шундыйлардан халык язучысы Рабит Батулланың күз буучы татар иллюзионисты Хәй Мушинский турындагы язмасы кызыклы да, мәгълүматлы да. Чөки Рабит абый заманында аның белән авыллар буйлап гастрольләрг йөргән икән бит. Бик күп тормыш сабаклары алган булачак халык язучысы Хәй абыйсыннан. Мин бу язманы бер тында йотылып укыдым.
“Киек казлар”,”Агыла да болыт агыла”,”Юксындырсаң нишләрем” кебек популяр җырларның көй автры Марс Макаровның бай иҗаты hәм тормыш юлы турындагы язма да шундыйлардан.Татар кешесе нинди булырга тиеш дигән сорауга җавапны “Безнең мирас” журналы язмадан-язмага күчереп биргән.
Матбугатны кызык табу өчен генә түгел, ә гыйлем hәм гыйбрәтләр алу өчен дә укысак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам.