Путин министрлар кабинеты белән Казан мәктәбендәге хәл турында фикер алышты. Россия Президенты hәлак булучыларның туганнары hәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты, аларга hәряклап ярдәм итәргә чакырды.
Ил җитәкчесенең матбугат сәркатибе Д. Песков әйтүенчә, Президент мәгариф министры Сергей Кравцов белән сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога Казанга барырга кушкан. Путин шулай ук зыян күрүчеләргә психологик hәм медецина ярдәмен оештыру бурычын да куйган.