Габдулла Тукай исемендәге аэропортта Бөек Җиңүгә багышланган флеш –моб үткәрелде. Аны хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов күреп кайтты.
Галиәсгар Камал театры артистлары ветераннарны тугызынчы май бәйрәме белән котларга диеп флешмоб үткәрде.
Пассажирлар флеш-моб турында белмәде, чөнки актерлар аэропорт хезмәткәрләре киемнәрендә иде.
Фронт җырлары пассажирлар күңеллләрендә дә теләктәшлек уятты, сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә рәхмәт булып яңгырады.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.