Бүген радио һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре көне. Моннан бер гасыр элек — 1895нче елның 7 маенда кешелек дөньясында радио дәвере башлана. Ә 1927нче елның 7 ноябрендә радиоалгычлардан “Тыңлагыз, Казан сөйли” дигән сүзләр яңгырый. 94 еллык бай тарихы булган “Татарстан радиосы” хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен яраткан хезмәттә, зур яңалыклар белән каршылый.
“Татарстан” радиосы дулкыннарында өр-яңа тапшыру “Мин әтине өйрәтәм” радиоспектакле тапшырыла. Бүген аны өлкәннәр дә, яшьләр дә яратып тыңлый. Моңа дәлил: радиога электән калган гадәт белән берсеннән-берсе ихлас эчтәлектәге хатлар килеп ирешә, телефоннан “рәхмәт, бик әйбәт тапшыру” кебек сүзләр яңгырый.
94 еллык тарихы булган “Татарстан” радиосы үзалдына олы максатлар куеп, киләчәккә атлый. Республиканың мөһим яңалыклары белән таныштыра, көнүзәк мәсьәләләргә тәҗрибәле белгечләр ярдәмендә ачыклык кертә. “Татарстан радиосы” телебез чисталыгы сагында! Татар телен камил дәрәҗәдә өйрәтүдә аның зур тәҗрибәсе бар. Шул рәвешле Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән бергәлектә “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе 4 радиопроектны гамәлгә ашыра. Республикабызда яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре турында “Традицияләр – киләчәкнең нигезе” тапшыруында сөйләнелә. Алып баручысы — ….Йолдыз Крепостина. Галимнәр, тел белгечләре, тарихчыларның халкыбыз язмышы турында уйланулары “И газиз, туган телем” проектында чагыла. Татар театрларындагы яшь актерларның иҗади портретларын ясау, алар белән кызыклы әңгәмәләр тыңлаучыларда уңай фикерләр уята.
“Татарстан радиосының” соңгы елларда зур уңышка ирешкән тагын бер җимеше – “Татарстан авазы” интернет кушымтасы. Тәүлек әйләнәсе эшләүче радиодан татар музыка сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре, ядкәрьләр яңгырый.
Татарстан радиосы ул гади генә радио түгел. Ул буыннар алмашы. Биредә өлкән буын остазлары яшь журналистларга дөрес юл күрсәтә, үз эшеңне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бөек Җиңү бәйрәмен “Татарстан” радиосы ветераннарыбызга карата олы ихтирам белән каршылый. Башкача була да алмый. Радиога бары үз эшен чын күңелдән яратканнар гына килә. Хезмәттәшләр дигән сүз биредә дус сүзенә тиңләшә. Татарстан радиосы үткәнен онытмыйча, бүгенге вәзгыятьне аңлап, киләчәккә юл яруын дәвам итә.
Айзилә Батырханова, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.