Зәй шәһәрендә Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә салынган яңа һәйкәл ачылды. 16 мартта шушы ук урындагы монумент янган иде. Район җитәкчелеге “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге ярдәме белән тиз арада һәйкәлне торгызуны тәэмин итте. Күмәк тырышлык белән Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан яңа һәйкәл барлыкка килде. Тархи ядькярне торгызуга Зәй шәһәре һәм районы предпритятиеләре иганәчеләре зур булышлык күрсәтте. Шулай итеп, шәһәрдә Бөек Җиңү көнен кабат зурлап билгеләп үтү мөмкинлеге туды.