Владимир Путин «Россия» махсус очу отряды хезмәткәрләрен предприятиенең 65 еллыгы белән котлады. Дәүләт башлыгы телеграммада үз котлауларын һәм теләкләрен җиткерде.
Путин билгеләп үткәнчә, чын батырлык һәм бурычка тугрылык мисаллары аз түгел. Отряд хезмәткәрләре предприятиене оештыруның беренче көннәреннән үк үзебезнең һава судноларын үзләштерүдә катнаштылар. Хәзер исә махсус очу отряды Россия Гражданнар авиациясе техникасының иң эре эксплуатанты булып тора.
«Сез теләсә нинди, кайвакыт бик катлаулы шартларда эшлисез, пассажирларның иминлеге өчен зур җаваплылык тотасыз», — диде Президент.
Дәүләт башлыгы отряд ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.