Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовик Самра Сабир кызы Бикмеевага 100 яшь тулды. Туган көнендә фронтовикны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Самра Бикмеева Буа районы Черки Кильдураз авылында крестьян гаиләсендә туа. 1941 елда Казан хәрби госпиталендә шәфкать туташы булып эшли. 43-1945 елларда 1 нче Белорус фронтында шәфкать туташы була, Белоруссия, Литва, Латвия, Польша аша узып, Германиягә кадәр барып җитә. 45 елның маенда фашистлардан азат ителгән Рейстагны күкгән шаһитларның берсе ул. Сугыштан соң да ике Венгриядә, Румыниядә хезмәт итә. 50 елда гына Казанга әйләнеп кайта, 3 нче бала тудыру йортына акушерка булып урнаша. 52 елда Самра Сабирова өлкән шәфкать туташы булып Казан хәрби госпиталенең йогышлы авырулар бүлегенә күчә, аннан 1985 елда лаеклы ялга чыга. Ул «Почет билгесе», II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән.
Рөстәм Миңнеханов ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, аңа сәламәтлек, тыныч-имин яшәвен теләде.