Изге Рамазан ае дәвам итә, көн саен диярлек аерым шәхесләр һәм оешмалар тарафыннан җәмәгать ифтарлары үткәрелә. Язучы, журналист, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон да ел саен ифтар мәҗлесе үткәрә. Быел авыз ачтыру мәҗлесе Татмедиа оешмасы ярдәме белән берлектә оештырылган. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
Быелгы ифтар мәҗлесе Нариманов урамындагы XX гасыр башында “Милләт” типографиясе урнашкан тарихи бинада үткәрелде. Бүген биредә “Милләт” кафесы урнашкан.
Ураза сүзе «тыелу» дигәнне аңлата. Уразабыз камил булсын өчен, без ашау-эчүдән генә түгел, ялган, гайбәт, начар сүзләр сөйләү, бәхәсләшү, начар уйлау кебек кимчелекләрдән дә тыелырга тиеш дип вәгазьләде Җәлил хәзрәт Фазлыев ифтарга килүчеләрне.
Журналистлар, язучылар, артислар, дин әһелләре, катнашында үткәрелгән ифтар мәҗлесендә мәдрәсә шәкертләре тарафыннан Габдулла Тукай шигырьләре дә укылды. Ифтар мәҗлесендә очрашу уңаеннан чыгыш ясаучылар шушындый күмәк дини чараларның әһәмиятен искәртте.
Мөршидә Җиһан. Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.