2021 елның 8 маенда Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында 1966 елны мәктәпне тәмамлаучыларның очрашуы уздырыла. Аны шушы мәктәптә белем алган, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының ветераннар Советы җитәкчесе Марс Алиев оештыра.
Очрашуда 1966 нчы елны мәктәпне тәмамлаучыларның 55 еллыгын билгеләү, Кыңгыраулы мәктәп еллары китабын тәкъдир итү һәм мәдәни программа көтелә.
Сыйныфташлар һәм якташлар очрашуы иртәнге сәгать унбердә башлана.