Республикада «Туган Татарстаным» дигән видео чакырулар конкурсы башлана. Конкурста 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Алар республика авылларына, шәһәрләргә, районнарга килергә чакырып, видеороликлар әзерләргә тиеш.
Конкурс » Тик Ток» популяр платформасында ике этапта уза. 9 номинация билгеләнгән. Төп максат-яшьләрнең сәнгать иҗатын үстерү. Укучыларның хезмәтләрен махсус жюри бәяли. Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Җиңүчеләр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгына бушлай бару мөмкинлеге ала. Аларның исемнәре май ахырында билгеле булачак.