Район башлыгы ветераннарны котлады — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Без рубрики

Район башлыгы ветераннарны котлады

04.05.2021

Алар Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән. Бәйрәм алдыннан Буа районында утны-суны кичкән сугыш ветераннарына азык-төлек җыелмалары, бүләкләр өләштеләр. Сугыш ветераннары Рәүф Төхвәтуллин белән Гариф Сафиуллинга бүләкләрне район башлыгы Ранис Камәртдинов тапшырды. Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барып, хәл-әхвәлләрен белешү күркәм традициягә әверелде.

Орден-медальләр белән тулы парад костюмы. 101 яшьлек  Рәүф ага Төхвәтуллин бүген дә егетләр кебек әле. Ветеран ялгызы яши,  барысын да үзе булдыра. Гомере гел авыр сынаулардан торган мөхтәрәм ветеран шулай күнеккән инде.

Новости СМИ2

Узган гасырның 39нчы елында Рәүф Төхвәтуллин Буадагы Вахитов исемендәге мәктәпне тәмамлауга, армиягә чакырыла. Белоруссиядә хезмәт итә. Сугыш башлангач, танкист булып, фронтның алгы сызыгына китә. Дошман белән зур бәрелешләрдә  катнаша. Соңгысында аның танкына дошман снаряды эләгә. Исән кала. Тернәкләнеп чыккач, аны танкларны ремонтлау буенча взвод командиры итеп билгелиләр.

 Армиядә хезмәт итү дә, дошманнарга каршы сугышу да җиңел булмады. Танк ватыла калса, төннәр буе йокламыйча, төзәтергә туры килде. Җиңүне якынайту өчен көне-төне тырыштык.

Гариф Сафиуллин да район башлыгы кулыннан бүләк алды. Фронтка ул 14 яшендә чакырыла. Разведчик булып хезмәт итә, берничә тапкыр яралана. Җиңү турындагы шатлыклы хәбәр аңа Прагада килеп ирешә.

Сугыш ветераннарына бүләкләр һәм азык – төлек җыелмалары тапшыру -Буада традициягә әйләнгән күркәм гадәт. Республикадан азык-төлек җыелмалары һәм районнан бүләкләр тапшырыла.

Новости СМИ2

Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов:  «Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ветераннарга бүләкләр тапшырабыз. Районда бүгенгесе көндә 18 ветеран яши, аларның тол калган хатыннары – 100дән артык.  Район хакимияте исеменнән дә аларга бүләкләр бирәбез.»

Районда Җиңү көнен бәйрәм итүгә дә актив әзерлек алып барыла. Бәйрәм традиция буенча шәһәрнең үзәк мәйданында узачак.

Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары, Буа районы.

Новости СМИ2

Бу кызык

”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Киләсе яңалык
Су юлында бәяләр былтыргыча калган

Су юлында бәяләр былтыргыча калган

Республикада «Туган Татарстаным» дигән видео чакырулар конкурсы башлана.

Республикада «Туган Татарстаным» дигән видео чакырулар конкурсы башлана.

Матбугат күзәтү

Матбугат күзәтү

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+