Ел саен уздырыла торган Республика ифтары быел 11 май көнне Казан Экспо халкыарала күргәзмәләр залында уздырыла. Аның ни рәвешле оештырылачагы турында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәфсиләбрәк журналистлар ифтарында сөйләде. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында
Казан
Татарстан мөселманнары диния нәзарәте журналистларны ифтарга җыйды. Мөфтият ифтар табынына дәүләт карамагындагы һәм шәхси гаммәви чараларда ислам темасына язучы каләм әһелләрен һәм республика медиасы җитәкчеләрен чакыра.
Быелгы ифтар мәҗлесендә кайбер үзгәрешләр дә булды. Беренчедән төрле социаль челтәрләрдә дин, милләт, белем бирү кебек темаларга язучы блогерлар катннашты , икенчедән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин республика ифтарын үткәрүгә ачыклык кертеп, журналистлар сорауларына җавап бирле.
Журналистларның республика ифтары белән бәйле сораулар төп оештыручылар буларак Радик Миңнәхмәтов һәм « Радик Абдрахмановка да бирелде.
Оештыручылар әйтүенчә республика ифтары 10 миллион сумга төшә. Бу һәр кешегә 500 сумлык ризык җыелмасы әзерләнә дигән сүз. Журналистларны ифтар үткәрү урыны ерак булуы сәбәпле анда баруны оештыру мәсьәләсе дә кызыксындырды. Ифтарга бару өчен махсус трансфер каралмаган. Анда һәр кеше йә үз машинасында, яки аэропортка йөри торган электричка белән бара.
Каләм әһелләре ифтарында ураза тотуга бәйле гамәлләрдән тыш, нәзарәтнең “Бердәмлек” медальле һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында хезмәттәшебез Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе продюсеры Эльмира Исмәгыйлева да бар иде.
Авыз ачып, җәмәгать белән ахшам намазын укыганнан соң ифтар мәҗлесен алып баручы журналистларның дини белемнәрен тикшерүгә багышланган интерактив викторина үткәрде.
Диния назәрәтенең Тантана дип аталган ресторанда, тантаналы рәвештә ифтар мәҗелесен уздыруы ниндидер өстәмә максатлар белән бәйле түгел, бу мөфтиятнең журналистларга карата илтифаты.
Мөршидә Жиһан , Ирек Хәзмидуллин Татарстан яңалыклары