Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү белән Казан арасында төзеләчәк автомобиль трассасына акчаны илнең “акча янчыгы” саналган Милли байлык фондыннан(ФНБ) җибәрергә боерды, дип яза Кремль cайты. Инде хәбәр иткәнебезчә, әлеге трасса тагын өч елдан төзелеп бетәргә тиеш. Быел бу төзелешкә 40 миллиард сум акча бирү каралган. Европа белән Кытайны тоташтырачак бу юл барлыгы 650 миллиард сумга төшәчәк.