26нчы апрельдән 29на кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге белән берлектә Россия Федерациясе төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче режиссёрлар һәм Сабан туй бәйрәмен оештыручылар өчен семинар-практикум узды.
Тыңлаучылар алдында Татарстан Республикасының югары уку йортлары галимнәре, Көрәш федерациясе вәкилләре лекция, мастер-класслар белән чыгыш ясады. Укулар оффлайн һәм онлайн форматта үткәрелде.
Программа кысаларында Сабан туй бәйрәменең традицияләре белән таныштыру һәм чараны тугры һәм ихлас татар мохитендә оештыру максаты белән Татарстан Республикасы муниципаль районнарына барып тәҗрибә уртаклашу да каралган иде.
Шулай ук бәйрәм режиссурасы, балалар мәйданчыклары һәм татар халык уеннарын оештыру, бәйрәмнең йола комплексы бизәлеше һәм музыкаль компоненты буенча лекцияләр тыңлады катнашучылар.
Казан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән татар халык биюләре, тамбур чигү техникасы һәм татар халкының милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-классларда бик теләп катнашты төрле төбәкләрдән килгән миллтәтәшләребез.
Чара Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтте. Курслар тәмамлангач, катнашучыларга тиешле үрнәктәге сертификатлар бирелде. Гореф-гадәтләрне, телне саклауда зур өлеш кертүче миллтәтәшләребез алган тәҗрибәләрен үз төбәкләрендә тулысынча җәелдереп җибәрүләрендә шигебез юк.
Алия Галиуллина, Таhир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.