Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Табибларны һәм шәфкать туташларын Татар дәүләт филармониясендә хөрмәтләделәр.
Алдынгы хезмәткәрләргә медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Казанның Ашыгыч медицина ярдәм станциясе коллективы да бүләкләнде. Штатта бер мең алты йөздән артык кеше эшли. Көн саен Татарстанда 240 ашыгыч ярдәм бригадасы ярдәмгә чыга. Планда — аларның санын арттыру, яңа кадрлар белән тулыландыру. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков пандемия чорында башкарган эшләре өчен медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Табибларның ковид йогышы таралу белән бәйле авыр шартларда да, үзләренә йөкләнгән бурычларны зур җаваплылык белән башкарып чыгуларын билгеләп үтте.