Бүген Рамазан аеның унҗиденче көне. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Буа районына сәфәр кылды. Буа мәдрәсәсенең яңа спорт залы белән танышты, район җитәкчелеге оештырган ифтар мәҗлесендә катнашты. Тулырак алдагы материалда.
Камил хәзрәт Сәмигуллинның эш сәфәре Буа мәдрәсәсендә башланды. Биредә ул яңа спорт залы белән танышты һәм шәкертләргә мастер-класс үткәрде. Укучылар мондый дәресне югары бәяләде.
Татарстан мөфтиенең эш сәфәре ифтар мәҗлесе белән дәвам итте. Аны район җитәкчелеге тарафыннан оештыру инде күркәм традициягә әйләнде. Ифтар ашы табынына имамнар, ураза тотучы мөселманнар чакырулы иде. Камил хәзрәт аларга Рамазан ае фазыйләтләре турында вәгазь укыды.
Очрашу күпсанлы сорауларга җаваплар бирү белән дәвам итте. Һәм мул ифтар ашы әзерләнгән табын артында күмәк рәвештә дога кылу белән тәмамланды.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.