Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Бу мәсьәләгә зур игътибар биреп, 2021 нче елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим иткән иде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Әлеге ел кысаларында республика күләмендә дә, башкалабыз Казанда да фәнни –гамәли, әдәби һәм мәдәни чаралар үткәрелә. Балалар бәйрәменә багышлап үткәрелгән чараны хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Баланың рухын ныгытырга, батыр йөрәкле, чиста күңелле чын кеше булып үссен өчен нәкъ менә шушындый бәйрәмнәр кирәк.
Якшәмбе мәктәбендә укучы төрле милләт балалары һәркайсы үз туган телендә чыгыш ясады.
Бу бәйрәм балаларда горурлык хисе , патриотик рух тәрбияли ди төп оештыручы.
“Адымнар” полилингваль мәктәбеннән килгән укучылар чыгышы тулысынча Габдулла Тукайга иҗатына багышланды .
Бала күңеле кечкенәдән ни күргәнен сеңдереп бара. Әлеге бәйрәм дә алар күңелендә озак сакланыр, ашыгып яисә , каушап шигырь сөйләгән, сәхнәдә чыгыш ясаган мизгелләрен үскәч кайта –кайта искә төшерер. Ә иң мөһиме, мондый чаралар төрле милләттән булган укучыларга бер-берсен яхшырак аңлауга, бер-берсенә якынаюга, дуслашуга зур этәргеч була, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә, бәйрәмнәренә хөрмәт белән карарга өйрәтә.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.