Казанда Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләрне Спорт академиясендә Бөтенроссия туган тел укытучылары форумында игълан иттеләр. АларныТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Олимпиадада Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 180гә якын кеше катнашкан. Пандемия белән бәйле чикләүләр сәбәпле, чит илләр вәкилләре олимпиада сынауларын онлайн режимда узган. Җиңүчеләргә Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгыннан дипломнар, сертификатлар тапшырылды.