Зәй сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары республика конкурсында даими катнашалар. Быел темалар төрле. Берәүләр рәсемнәре аша табибларга рәхмәт әйтә, икенчеләре юлларда иминлеккә игътибарны җәлеп итә.
Зәй районы – күпмилләтле. Халык бәйрәмнәре — сабантуен, Троицаны, Нәүрүз яки Пасханы барысы бергәләп билгеләп үтә. Бу балалар эшләрендә дә чагыла.
Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган үзенчәлекле картиналар да бар. Бу рәсемдә япон, афро-америка, татар кешеләре сүрәтләнгән.
Педагоглар үзләре дә балаларга үрнәк күрсәтә. Сыйныф диварларында аларның үз рәсемнәреннән күргәзмә ачылган, балаларга да омтылырга максат бар. «Балалар рәсем ясый» конкурсын биредә ел саен көтеп алалар.
Ватан образлары — Һәр рәсемдә, һәр детальдә чагыла. Бәлки, Зәй укучыларының кайсылары республика финалына да чыгар әле. Ә җиңүчеләрнең исемнәре 12 июньдә Россия көнендә билгеле булачак.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары, Зәй.