Росгвардиянең мөһим дәүләт объектларын һәм махсус йөкләрне саклау бүлекләренә 75 яшь тулды. Мөһим дата уңаеннан ветераннарга, хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән хәрби хезмәткәрләргә юбилей медальләре һәм бүләкләр тапшырылды.Әлеге чара Росгвардиянең Идел буе округы мөһим дәүләт объектларын саклау буенча Казан батальоны территориясендә узды.
Тревога буенча тору, йөгерү, ату, һәрчак сафта булу. Ветераннар көндәлек әзерлек турында елмаю белән сөйли. Аларга мөһим дәүләт объектларын һәм йөкләрне саклау хезмәте җиңел бирелмәгән, хәзер генә хезмәт көннәре турында хатирәләрне горурлык белән искә алалар.
Хезмәттә барысы да бертигез. Ир-атларга да, хатын-кызларга да таләпләр зур. 19 ветеран медальләр алды. Гамәлдәге хәрби хезмәткәрләргә дә бүләкләр тапшырылды. Киров һәм Мәскәү районнары иҗат коллективлары белән берлектә әзерләнгән концерт та күңеллергә хуш килде.
Ләлә Зәйнуллина. Валентина Васильева, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.