Россия Президенты Владимир Путин пандемия чорында россиялеләргә ярдәм итәргә чакырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Россия Президенты Федераль Җыен каршындагы Закон чыгаручылар советы утырышында белдергәнчә, хезмәт базары әле торгызылмаган, эшсезлек дәрәҗәсе югары, россиялеләрнең керемнәре пандемия вакытында бик нык кимегән, һәм мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк. 1 сентябрьгә гаиләләр балаларны мәктәпкә җыя алсыннар.
Элегрәк Владимир Путин гражданнарның шәхси мәгълүматларын саклау эшен тизләтергә кушты.