Татарстан Журналистлар берлеге Президиумы әгъзалары һәм активистлары. Казанның Яңа Татар зиратында Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салды. Сүз һәм каләм осталарының бөек шагыйрьнең туган көнендә каберен зыярат кылуы күркәм гадәткә әйләнде.
Шулай ук журналистлар күренекле революционер, публицист Хөсәен Ямашевны искә алдылар. Мәгълүм булганча, ул Оренбургта “Урал” исемле беренче револоюцион татар газетасын нәшер итә. 1971 елда республикада журналистларның Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе булдырыла. Премиягә лаек булган журналистларның кайберләре публицист һәйкәленә чәчәкләр салды.