2021 елда Татарстанда «Шәһәр территорияләрендә пассажир транспортын заманчалаштыру» федераль проекты нигезендә 126 җәмәгать транспорты сатып алыначак. Бу эш «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла.
Казанда күп пассажир сыйдырышлы, газ-мотор ягулыгында эшли торган 40 автобус алу планлаштырыла. Яңа автобуслар «Елга порты — Дәрвишләр торак массивы» һәм «Можайский урамы — Ферма-2 торак массивы» юнәлешләрендә беренче, егерме икенче санлы маршрутларда йөриячәк. Чаллы һәм Түбән Камада күп пассажир сыйдырышлы 68 автобус, тәбәнәк идәнле 18 трамвай алырга гариза бирелгән. Илкүләм проект юл-транспорт һәлакәтеннән үлем-китем очракларын киметүне күздә тота. Быел Татарстанда 20 километдар юл киртәләре урнаштырыла, ике мең ярым юл билгесе куела. 70тән артык җәяүлеләр кичүе, яктырткычлар урнаштырыла.