Бүген Рамазан аеның унбишенче көне. Татарстанда «Рамазан — изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә. Акция барышында изге айның ун көне эчендә сәдака рәвешендә авыру балалар ихтыяҗларына 200 мең сум акча җыелган. Алар ашыгыч дәвалануга мохтаҗ булган 3 сабыйга җибәрелгән. Узган елда марафонда 15 авыру баланы дәвалауга акча җыелган иде. Марафонда катнашып, ничек итеп сабыйларга булышып була? Тулырак Диния нәзарәте сайтыннан белергә мөмкин.