Россия Президенты Владимир Путин гражданнарның шәхси мәгълүматларын саклау эшен тизләтергә кушты. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.
«Хөкүмәткә гражданнарның шәхси мәгълүматларын яклауны көчәйтүгә, шулай ук программа һәм программа-аппарат комплексларын эшләүче Россия оешмаларын үстерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр әзерләүне һәм кертүне тизләтергә кирәк«, — диелә Кремльнең рәсми сайтында урнаштырылган йөкләмәләрдә.
Хөкүмәткә 2021 елның 1 июненә кадәр эш нәтиҗәләре турында хәбәр итү йөкләнде.