«Без алдыбызга куелган бурычларны киңәшләшеп, бергә хәл итәчәкбез». Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында Россия халкына шулай дип белдерде. Президент демографияне яхшырту, гаиләләргә ярдәм итү, хәерчелеккә каршы көрәш буенча йөкләмәләр куйды. Очрашуда сенаторлар, Дәүләт Думасы депутатлары, төбәкләр җитәкчеләре, Федерация субъектлары парламентлары җитәкчеләре катнашты.
Манеж залындагы сөйләшү пандемиягә каршы көрәш мәсьәләсеннән башланды. Владимир Путин бер сәгать ярымга якын сузылган чыгышының ун минуттан артыгын ковидка каршы торган табибларгә, волонтерларга, укытучыларга, эшмәкәрләргә рәхмәт әйтүгә багышлады. Ковидны тулысынча җиңү өчен бердәм рәвештә прививка ясатырга өндәде.
Җомга көнне республика парламентарийлары алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының 21 нче утырышына җыелды. Төп мәсьәлә -Хөкүмәтнең узган елгы эшчәнлеге турындагы хисап. Депутатлар шулай ук гамәлдәге «Транспорт салымы», «Мәгариф турында» гы республика законнарына төзәтмәләр кертте.
Татарстанның икътисади нигезе республикага пандемиянең тискәре нәтиҗәләрен киметергә мөмкинлек бирде. Бу хакта утырышта Алексей Песошин белдерде. Премьер-министрХөкүмәтнең узган елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап тотты.
Сәүдә өлкәсендә чикләүләр, нефть чыгару кимү, башка күп кенә факторлар башлангыч планнарга кире йогынты ясады. Республика кичектергесез ихтыяҗлар өчен ике миллиард ярым сум акча, 17 миллиард ташламалы кредит алды. Федераль ярдәм исемлегенә кермәгән предприятиеләргә республика булышты.
Сәнәгать җитештерүе күләме 2 триллион 700-йөз миллиард сумнан артык тәшкил итте. Эшкәртү сәнәгате уртача ике процентка якын үсеш бирде. Чикләүләргә карамастан, агросәнәгать һәм төзелеш индустриясе уңышлы эшләп килде. Хәтта катлаулы елда да проблемалы 7 йорт төзелеп бетте. Быел проблема тулысынча хәл ителәчәк, дип ышандыра Алексей Песошин.
Агымдагы елга планнарның тагын берсе-цифрлаштыру. Ул икътисад үсешенең этәргече булырга тиеш. Республика Президентның 44 программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Коронавируска каршы вакцинация темпларын ике тапкыр арттыру зарур. Республика халкының күмәк иммунитеты формалашсын өчен көненә 10 мең кешегә прививка ясатырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Президент, парламент рәисе, Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының 15 еллыгына багышланган тантанада катнашты. Президент программаларының урыннарда уңышлы гамәлгә ашырылуы билгеләп үтелде. Җирле инфрастурктураны яхшырту, авыл җирендә яшәү шартларын яхшыртуда Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы киләчәккә яңа мөмкинлекләр ача. Аларны тормышка ашыруда җирле Советлар депутатларының да активлыгын таләп итә.
Фәрит Мөхәммәтшин Буада Халыклар дуслыгы йортын ачты, парламентарийлар «Балалар рәсем ясый» республика конкурсы барышын да игътибар белән күзәтәләр.
Дәүләт Думасының язгы сессиясе тәмамлануга санаулы айлар гына калды. Татарстаннан сайланган депутатлар төрле комитетларда, төрле юнәлешләрдә эшли, Республика сайлаучылары белән очрашалар.
Депутатлар узган чордагы эш нәтиҗәләрен ничек бәяли? Аларның фикерләрен тыңлыйк.
Бүгенгә менә шулар. Парламент хәбәрләре белән сезне киләсе атнада таныштырырбыз. Ә бүгенгә сау булыгыз!