Сәләт берләшмәсенең Әдип Әлмир кубогына традицион шахмат турниры быел алтынчы тапкыр оештырыла. Ул беренче тапкыр онлайн форматта да уза.
27 апрельдә барлык теркәлгән катнашучылар lichess.org платформасында оффлайн этапка үтәр өчен ярыша. Ә 5 майда иң оста 50 шахматчы Сәләт йортында финалда очраша.
Турнирда катнашу өчен selet.biz сайтында теркәлү узарга кирәк. Гаризалар 24 нче апрельгә кадәр кабул ителә.