Бүген Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатен тапшырабыз.
Татар халкы, бөек Россия һәм чиксез төрки дөнья тарихы күгендә якты эз сызып атылган йолдыздай, шагыйрь кыска гына гомерен илһамлы иҗатта уздырган, күпгасырлык милли мәдәниятебезгә яңа төсмерләр, балкыш өстәде. Тукай – гаять сизгер, нечкә лирик та, шул ук вакытта үз юлыннан тайпылмаган туры сүзле публицист та, төпле фикер иясе, үткен сатира остасы да, үз халкының бәхетен һәм азатлыгын даулаучы көрәшче дә. Аның даһиларча тоемлау белән язылган әсәрләрендә безнең заманда да әһәмиятен югалтмаган бик күп сорауларга җавап табарга мөмкин.
Кадерле дуслар! Туган тел көне һәммәбез өчен көйле-җырлы телебезнең матурлыгы һәм рухилык тантанасына әверелсен! Ихлас йөрәктән сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм мөбарәк булсын!
***
Бүген халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел. Шул уңайдан республикада бөек әдипне искә алу чаралары уза.
Төп тамашалар шагыйрьнең туган төбәге – Арча районының Кырлай авылында сәгать унбердән соң башлана. Шигырь бәйрәме, шагыйрь эзләре буйлап экскурсияләр оештырыла.
Казандагы бәйрәм чаралары Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китә. Сәгать уникедә Тукай музеенда һәм ачык сәхнәдә «Ядкәрләрдә — Тукай рухы» дигән әдәби-музыкаль тамаша була. Сәгать икедә традицион шигырь бәйрәме башлана. Сәгать өчтә Бауман һәм Университет урамнары чатында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уза. Кичке алтыда Татар дәүләт Опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Габдулла Тукай премиясенең яңа лауреатларын котлаячак.