РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдергәнчә, барлык мәктәп дәреслекләре дә Путин юлламасыннан соң тикшереләчәк
«Без хәзер барлык дәреслекләргә дә тулы анализ ясаячакбыз», — диде Кравцов. Элегрәк РФ Президенты, Федераль Җыенга инде традицион Юллама белән чыгыш ясаганда, хәзерге тарих дәреслекләренең сыйфатына шаккаткан иде.
«Кайбер мәктәп дәреслекләрен ачам – анда язылганнарга гаҗәпләнәм. Хәтта шәрехләргә дә теләмим», — дип белдерде дәүләт башлыгы үз чыгышында.