Татарстан Муниципаль берәмлекләр советына 15 ел тулды. Район һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре, хезмәт ветераннары Казанда җирле үзидарә көнен бәйрәм итүгә җыелды.
Күпеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Рөстәм Миңнеханов барысына да рәхмәт белдерде, Дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Президент программалары буенча республика районнарында юллар төзелә, фельдшер-акушерлык пунктлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, ял итү зоналары төзелә, «Безнең ишегалды», «Чиста су» проектлары гамәлгә ашырыла. Авыл бизнесын үстерүгә һәрьяклы ярдәм күрсәтелә. Ә гражданнарның үзара салым программасы Татарстан авылларының йөзен үзгәртте.
Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы киләчәккә яңа мөмкинлекләр ача. Торак йортларга газ кертү проблемасы да хәл ителәчәк.