Театр журналисты нинди булырга тиеш? Тинчурин театры Татарстан мәдәният министрлыгы белән бергәлектә милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча беренче “Алкыш” театраль лаборатория семинары оештыра. Дәресләрдә спектакльләрне дөрес анализлау өйрәтеләчәк. Лаборатория 26сыннан алып 29 апрельгә кадәр Тинчурин театрында уза. Әзерлек мизгелләрен хәбәрчебез күреп кайтты.
Лабораториядә “Соңгы мираж” эскизының репетицияләре бара. Авторы Мансур Гыйләҗев, режиссеры Лилия Әхмәтова. Спектакльнең язмышы семинарда катнашучы журналистларның дөрес бәяләвенә бәйле. Барлыгы 5 эскиз тәкъдим ителә. Алкыш коллаборацион театраль лаборатория-семинарының максаты театр журналистларын әзерләү.
Театрның коммуникацион стратегиясе, фестивальләр эшен яктырту, арт-тәнкыйтьнең заманча үсеш традицияләре.Лекция уку өчен Мәскәү, Питер, Пермь шәһәрләреннән килгән мәртәбәле режиссерлар, тәнкыйтьчеләр, “Алтын битлек” милли театраль премиясе ияләре чакырылган.
Театраль лаборатория лекцияләрен тыңлаган журналистларга дәүләт сертификатлары тапшырыла.
Айзилә Батырханова,Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.